Казанда табибларның мобиль диагностик чемоданнарын кертәләр

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгына 10 мобиль диагностик комплект тапшырырга җыена.

Мобиль диагностик комплекска модуль структура хас. Ул үз эченә пульсоксиметр, глюкометр, уронализатор, 12 канал электрокардиограф һәм тонометр кебек приборларны кертә. Бүгенге көнгә региональ медицина мәгълүмати системасы белән интеграция башкарылган.Медицина тикшеренүләр нәтиҗәләре пациентның карточкасы автоматик рәвештә кертелә.

Югары Ослан үзәк район больницасында беренче эксплуацияләр башкарылды. Тикшеренүләрдә 300ләп кеше катнашты. Тикшеренүләр пациентның яшәгән җирендә фельдшер-акушер пунктларында башкарылды. Пациентлар үз чиратында хезмәтне чиратсыз ала. Аларга район үзәкләренә барып йөрүдән азат ителә. Бер кабинеттан икенченә махсус юнәлтүләрсез, берничә тикшеренүне бер урында узалар: йөрәк авыруларына диагностика, артериаль басымны тикшерү, кандагы шикәр күрсәткечен тикшерү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International