Кичә Яшел Үзән шәһәрендә “Мәктәп картасы” проекты буенча 1нче лицей һәм 3нче гимназия укучыларының әти-әниләре белән җыелыш узды. Җыелышта ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге”, “АК БАРС” БАНК вәкилләре катнашты.
Яшел Үзән районында “Мәктәп картасы”ның яңа образецта пилот проекты кертелә. Хәзер “Мәктәп картасы” өстәмә мәгариф укуларында булуны контрольдә тоту һәм транспорт кушымтасын гына түгел, ә укучының мәктәпкә керү мөмкинлеген, мәктәптә туклануны өчен түләүне, шулай ук банк кушымтасын кертә.
Башлангыч сыйныфлар өчен “Мәктәп картасы” PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен – PayPass микрочибы белән түләнелгән карта формасында булачак.
Яшел Үзән районы укучылары әти-әниләре өчен “Мәктәп картасы”ның эшләү механизмы турында сөйләделәр.
Әти-әниләрне “Мәктәп картасы”на кергән банк кушымтасы кызыксындырды. Карта ярдәмендә укучылар җәмәгать транспортында барган өчен һәм мәктәп ашханәсендә туклану өчен түли ала, шулай ук әти-әниләр теләге буенча сату нокталарында сатып алу башкара ала. Шулай итеп, укучылар мәктәптән бирле үз финансларына хуҗа булырга һәм наличкасыз түләүләр башкарырга өйрәнә. Ә укучының әти-әниләре балаларының чыгымнарын контрольдә тота ала: выпискаларны күзәтеп баруны, картаның балансын тулыландыру буенча операцияләрне комиссиясез Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм инфоматлар аша башкара ала.