ТР Хөкүмәте йортында Иннополис МИЗ күзәтчелек советының беренче утырыршы узды

2014 елның 11 апреле, җомга

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Иннополис” МИЗ күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Утырышта 2013 нче елда МИЗ эше нәтиҗәләре, агымдагы елда эшчәнлеге һәм 2024 нче елга кадәр МИЗ үсеше планы каралды.

Утырыш эшендә шулай ук “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков катнашты.

Күзәтчелек советының шушы беренче утырышын ачканда, Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, “Иннополис” МИЗ 2012 нче елның 1 нче ноябрендә булдырылды. Ул Югары Ослан һәм Лаеш районнарындагы 294 га җирне үз эченә ала. План буенча, МИЗ инфраструктурасын булдыруга 22,5 млрд. сум инвестиция каралган.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, яз җитү белән, яңа шәһәрнең мәйданчыгында төзелеш эшләрен активлаштырырга кирәк. “Хәзер төзелеш сезоны башлана, һәм көне буе эшләргә кирәк”, - дип саный Р.Миңнеханов.

Күзәтчелек советы вәкилләре яңа органның эшләү регламентын расладылар һәм Рөстәм Миңнехановны “Иннополис” МИЗның күзәтчелек советы җитәкчесе итеп сайлау өчен тавыш бирделәр.

Рөстәм Миңнеханов аны сайлаулары өчен совет вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм аларны актив уртак эшчәнлеккә өндәде. “Проект бик җитди, без барыбыз да аны тормышка ашыру өчен җаваплы булуыбызны аңларга һәм бергәләп эшләргә тиеш, - дип белдерде ТР Президенты. – Татарстанның Россиянең IT-башкаласына әйләнү мөмкинлеге бар”.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча күзәтчелек советы рәисенең урынбасары итеп вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сайланды. “Иннополис” МИЗ” ААҖ генераль директоры Игорь Носов күзәтчелек советы секретаре булды.

И.Носов МИЗ эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда яңа шәһәрнең һәм махсус икътисади зонаның барлык төп документларын раслау буенча зур эш башкарылган, һәм алар барысы да билгеләнгән вакыттан алданрак кабул ителгән.

Игорь Носов китергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Иннополисны булдыру кысаларында 3,4 млрд. сумлык контракт төзелгән, 1,36 млрд. сумлык эш башкарылган, шул исәптән 1,2 млрд. сумлык төзелеш-монтажлау эшләре. Хәзерге вакытта якынча 11 млрд. сумга объектларга конкурс уздырыла.

МИЗ объектлары төзелешендә якынча 350 кеше эшли, яңа шәһәрнең барлык объектларында – якынча 1,5 мең кеше.

Хәзерге вакытта МИЗ җитәкчелегенең төп бурычларының берсе – резидентларны җәлеп итү. Игорь Носов хәбәр иткәнчә, хәзер МИЗда IT-тармак үсешенең 12 өстенлекле юнәлеше, 20 ил-перспектив партнеры билгеләнгән. “Ләкин өстенлек Россия компанияләренә карата”, - дип ассызыклады МИЗ гендиректоры.

Ул билгеләп үткәнчә, потенциаль инвесторлар белән адреслы эшләү өчен, база булдырылган инде.

Игорь Носов сүзләренчә, 2024 нче елга Югары Ослан районында МИЗ мәйданчыгында – МИЗна кермәгән Иннополис территорияләрен исәпкә алмыйча - 352 резидент, 13 мең эш урыны булыр дип планлаштырыла. МИЗ мәйданчыгында инвестицияләрнең күләме 27,5 млрд. сумга, бу вакытка керем 177 млрд. сумга, салым түләүләре 33,65 млрд. сумга җитәргә тиеш.

Игорь Носов утырыш барышында Иннополисның ике төзелә торган технопаркын Россиянең танылган галимнәре Александр Попов һәм Николай Лобачевский исемнәре белән атау тәкъдимен әйтте. Күзәтчелек советы вәкилләре бу тәкъдимне хуплады.

“Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков “Иннополис” МИЗсын үзенә РФдә махсус икътисади зоналар булдыру һәм эшләтү тәҗрибәсен алган озак вакытка сузылган эш нәтиҗәсе дип атады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International