ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру» законы Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең төп документы булып тора. Бүген Дәүләт Советына әлеге законның организацион-хокукый сораулары буенча төзәтмә проекты тәкъдим ителде. Министрлык белән тәкъдим ителгән үзгәрешләр беренче укудан ук кабул ителде.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның беренче аенда татарстанлыларга 2,1 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Портал, информатлар 181,2 млн сумга 170 мең түләү эшләнелгән.


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта технопарклар әһәмиятен әнә шулай бәяләп үтте.

Татарстан Республикасында «НСС» ЯАҖ филиалы директоры булып Илья Пырков билгеләнде. Илья Пырков 1972 елда туган, 1996 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының радиотехник факультетын тәмамлаган.


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Иртәгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеттында “ТР технопарклары һәм индустриаль площадкалар үсеше” дип аталганбрифинг узачак. Брифингта Тататрстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.

Казанда узган IT-стартаплар конкурсында катнашкан 100 дән артык укучы арасында КФУ ның ИТ-лицее укучысы проекты иң яхшысы дип танылган. Ул Интернет аша тапшырылучы мәгълүматларны яклауның оригиналь технологиясен тәкъдим иткән. Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100 дән артык укучы 6-9 февраль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә укучылар IT-стартапларының Junior startup ачык төбәкара конкурсында катнашу өчен җыелган.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында технология эшмәкәрлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча гомумроссия программасы - Russian Startup Tour үсеш институтлары роуд-шоуының икенче эатбы уза. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, “Сколково” фонды идарәсе рәисе Андрей Буренин, “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен катнашты.

«Сколково» һәм «Иннополис» югары технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлек итәчәк, дип хәбәр итте “Сколково” Фондының рәисе Андрей Буренин.

Бүген Казанда ИТ-паркта технологик эшкуарлыкны үсертү буенча гомумроссия программасының-  Russian Startup Tour – икенче этабы уза. Чараны оештыручылар – “Сколково” фонды, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык («Росмолодежь»), РВК, РОСНАНО (Инфраструктура белем алу программалары фонды).

«Без үзебез алдында зур максат куябыз – ВРПда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы өлешен 5ка кадәр җиткерү”, диде бүген ИТ-парка Russian Startup Tour чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International