Укучының мәктәптәге өлгерешен ТР дәүләт хезмәтләр Порталында карап була

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru мәктәп укучылары булган әти-әниләр баланың көндәлеген карап, өлгерешен һәм мәктәптә булу/булмавына смс-хәбәргә языла ала. Әлеге хезмәт моңа кадәр “ТР электрон мәгариф” системасында бар иде.

Смс хезмәтләргә язылыр өчен:

1. uslugi.tatarstan.ru сайтында теркәлергә кирәк;

2. Шәхси кабинетта “Балалар” бүлегендә “Өстәү” төймәсенә басып, укучының исем, фамилиясен, “Электрон мәгариф” системасыннан” логинын һәм паролен сакларга кирәк.

3. “Билгеләрне карау” информеры каршында “Билгеләр белән смс-хәбәрләргә язылу” төймәсен сакларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International