Иннополис Университетында мәгълүмати технологияләр буенча бакалавр төркеменә беренче сайлап алу туры тәмамланды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәрендә 11нән 13нче апрельгә кадәр Иннополис Университетының Computer Science бакалавр программаларына сайлап алу туры узды. Сайлап алу ике юнәлеш буенча башкарылды: Artificial Intelligence һәм Software Engineering.

Ике ай эчендә 300дән абитуриенттар гаризә килгән. Икенче турда 34 кандидат катнашты. Абитуриентлар күп өлеше Казаннан иде, 10 кеше Россиянең башка шәһәрләреннән. Өч көн эчендә катнашучылар төрле сынаулар уздылар. Шул исәптән инглиз телен белүгә, программалаштыру өлкәсендә тестлар уздырылды.

Алга таба кандидатлар алдынгы компанияләр вәкилләре белән сөйләшү уздылар: Acronis, IBM, NVision GROUP, БАРС Груп, Fujitsu GDC. Һәр кандидат университетның профессорлары белән сөйләшүдә катнашты.

Аннары төрле тренинглар оештырылды. Студентлар Иннополис Университетының талисманын уйлап таптылар.

Конкурс көннәр кысаларында “Стартап” фильмы күрсәтелде. Фильмны карауга абитуриентлар да, ИТ-өлкәнең алдынгы вәкилләре дә чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International