Бүген “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасы республикада яшәүчеләр арасында актуальләшә һәм популярлаша, бу мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча да билгеле. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
2014 елның 1 кварталында 3428 мөрәҗәгать булган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 24 процентка күбрәк, дип белдерде ТР Премьер-министры.
“Без шул ук вакытта хакимиятнең башкаручы органнары эше артуын да аңлыйбыз, - диде Илдар Халиков. – Мөрәҗәгатьләр кысаларында яңа бурычлар да пәйда була, әмма бу теләсә кайсы муниципаль берәмлекнең эшчәнлеге булып тора.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәт башлыгы, узган ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр буенча нигезләнгән баш тартулар саны кими, ә хәл ителгән мәсьәләләр саны арта, дип белдерә. Муниципаль бюджетлар мәсьәләләрне хәл итү өчен акча таба, диде ул. Илдар Халиков, шулай ук киңәшмәдә катнашучылар игътибарын, бу мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирүче яңа республика программалары пәйда булуга юнәлтте.
“Бу эшне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Халык күтәргән бик җитди мәсьәләләрнең берсе – йөрергә яки машина узарга комачаулый торган итеп куелган автомобильләр, дип белдерде ТР Премьер-министры. Бу мәсьәлә ЭЭМ ның ЮХИДИ, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән бергә хәл ителә, дип белдерде ул.
“Халык контроле” системасына килгән күп кенә мөрәҗәгатьләрне хәл итү юлларын табабыз, ә закон кысаларына сыешмаган һәм объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә хәл ителмәгәннәре дә бар, - диде Илдар Халиков.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Илнур Зарипов 2014 елның 1 кварталында “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасының эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Бу чорда 3428 мөрәҗәгать һәм аларга 25 меңнән артык комментарий алынган, кулланучылар мөрәҗәгатьләрен 52 меңнән артык кеше хуплаган, дип белдерде.