ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы делегациясе Кырымның Бакчасарай районында булды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы делегациясе ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Багров рәислегендә Кырымнын Бакчасарай районында булды. Сәфәрнең максаты – Бакчасарай районында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы торышын билгеләү һәм методологик ярдәм күрсәтү иде, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте.

Сәфәрдә Бакчасарай районының телекоммуникацияләр челтәре, почта элемтәсе, почта бүлеге торышы белән таныштылар. Моннан тыш, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре Бакчасарай районы хакимиятендә ТР видеоконференцэлемтәсенең гомуми челтәренә тоташтырылган видеоконференцэлемтә системасын урнаштырды. Хәзер Бакчасарай районы белгечләре бу система ярдәмендә ТРның бөтен министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре белән төрле мәсьәләләр буенча практик һәм методологик ярдәм алу өчен элемтәгә керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International