Роман Шәйхетдинов Гонконгның фәнни-технологик паркында булды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Гонконгның фәнни-технологик паркында булды (Hong Kong Science and Technology Park). Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә паркның мөмкинлекләре һәм аның алга таба үсеш перспективалары турында хәбәр иттеләр.  Сорауларга Гонконгның фәнни-технологик паркы вице-президенты Бен Луи җавап бирде. Әлеге парк Гонконгта 2001 елда ачылган. Ул 22 га җирдә бизнес өчен инфраструктура тәкъдим итә һәм 330 мең кв. метрлык фәнни-тикшеренү өчен биналардан тора.  

Парк территориясендә 26 югары технологияле бина бар. Төзелешнең өченче өлешен 2016 елда тәмамлау планлаштырыла.

Паркның резидентлары - биотехнологияләр, электроника, яшел технологияләр һәм IT, телеэлемтә, машина төзелеше компанияләре. Офислар, лабораторияләр һәм күргәзмә мәйданчыклар сәгатьләп тә, проектны гамәлгә ашыру вакытына да бирелә. Кече һәм урта бизнес өчен 400 кв.метрдан 1200 кв. метрга хәтле мәйданнар тәкъдим ителә. Парк территориясендә сәүдә урыннары, фудкорлар һәм барлар, клублар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International