2014 елның беренче кварталында Татарстанда яшәүчеләр ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша 257 млн сумга 95 мең түләү башкарган. Ай саен күрсәткечләр саны үсеп бара: гыйнвардә – 28 мең түләү, февральдә – 29 мең түләү, мартта – иң югары күрсәткеч 37 мең түләү башкарылган. Тулаем алганда 2014 елның беренче кварталында ТКХ түләүләре 2013 елның аналогик вакыты эчендә үскән: 2013 елда беренче квартал өчен – 41 мең түләү, 2014 елда – 95 мең түләү башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша шулай ук счетчиклар күрсәткечләрен дә кертеп була.
“ТР хезмәтләр” (“Услуги РТ”) мобиль кушымтасын бушлай AppStore һәм PlayMarket кибетләреннән йөкләп була.