«ИТ-парк — ИТ-аутсорсинг үзәге» конференциясе

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

2014 елның 24 апрелендә Чаллы шәһәренең ИТ-паркында «ИТ-парк — ИТ-аутсорсинг үзәге» конференциясе узачак. Әлеге чара Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Конференциянең төп максаты – ИТ-парк резидентларының эшләрен Татарстан компанияләренә хезмәттәшлек өчен күрсәтү.

Махсус кунак – Марк Шмулевич, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрының урынбасары. Марк Шмулевич махсус Чаллы ИТ-паркы белән танышу өчен чарага чакырулы.

Шулай ук чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә миничстры Роман Шәйхетдинов, Чаллы шәһәренең мэры Васил Шәйхрәзиев та катнашачак.

Конференциядә катнашу өчен Татарстанның һәм Россиянең оешмаларының директорлары чакырулы. 

Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-парк Россиянең элемтә министрлыгының “ Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру” программасында катнаша.

ИТ-паркның резидентлары булып Россиянең төррле оешмалары санала. Чаллы шәһәре ИТ-паркының резидентлары рәтендә 88 компания. Барлыгы ИТ-паркка 1 меңләп хезмәткәр сыя.

Чарага теркәлү өчен: http://it-park.timepad.ru/event/115327/

ММЧ вәкилләре өчен контакт:  8 (8552) 409-155, Margarita.Vlasenko@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International