187,2 мең тапкырдан артык татарстанлылар “Табибка чиратка язылу” электрон хезмәте белән кулланган

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

2014 елның беренче кварталында электрон рәвештә 187,2 мең тапкыр табибка чиратка язылганнар, шуларның 57,9 меңе - Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша, 48,7 меңе – электрон чират терминаллары аша, 80,5 меңнән артык язылу – табиб аша (кабат язылу очракларында).

Сезнең “Табибка чиратка язылу” электрон хезмәтен кулланганда сорауларыгыз барлыкка килсә, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәгенә 8 (843) 5-114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, яисә үзегезгә уңайлы элемтә каналы аша:

- Twitter социаль челтәре аша - @eTatarstan

- uslugi@tatarstan.ru электрон почтасы аша;

- Порталның элемтә формасы аша;

- систему «Халык контроле» системасында “Поликлиникалар һәм больницалар” категориясе аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International