Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 24 апрелендә Чаллы шәһәренең ИТ-паркында «ИТ-парк — ИТ-аутсорсинг үзәге» конференциясе узачак. Әлеге чара Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында 6,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премь-ерминистры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Бүген Казанда Россия ватандашларының Халыкара яшьләр форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Форумның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү буенча департамент директоры Анатолий Макаров, ТР Вице-премьеры Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Республикасының барлык укытучылары һәм укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен электрон дәреслекләр белән куллана ала. Әлеге мөмкинлек ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге», «Федоров» басма йорты һәм «Кирилл и Мефодий», «Рукарта» компанияләре килешүендә булдырылды.
«ПРОФ-IT» бәйгесенә Татарстан Республикасыннан 11 эш җибәрелгән. Татарстан Республикасы Рязань өлкәсе белән беррәттән җибәрелгән гаризәләр саны буенча лидерлыкта.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Халыкара ЭРТИКО комитетына Казан шәһәренең интеллектуаль транспорт системалары буенча Ауропа конгрессын урнаштыру өчен мәйдан булуга гаризә әзерли. Әлеге чара 2016 елда уздырылачак. Шулай ук Министрлык Халыкара ЭРТИКО комитетына керергә гаризә җибәрде.
Г.Камал исемендәге театрның билет кассасында “Электрон Татарстан” инфоматы урнаштырылды. Инфомат ярдәмендә теләгән кеше үзаллы кызыксындырган чарага билет сатып алала.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елның 21 апрелендә 01:56 - 11:45 сәгать кысаларында “Ямал-201” Элемтә космик спутнигында профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә.
2014 елның 18 апрелендә сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән беррәттән татарстанлыларны гадәттән тыш хәл турында экстрен рәвештә белдерү буенча тикшеренүләр үткәрәчәк.