«ИТ-парк – ИТ-аутсорсинг үзәге» конференциясенең тулы программасы билгеле булды

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

2014 елның 24 апрелендә Чаллы шәһәренең ИТ-паркында «ИТ-парк — ИТ-аутсорсинг үзәге» конференциясе узачак. Әлеге чара Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Конференциянең төп максаты – ИТ-парк резидентларының эшләрен Татарстан компанияләренә хезмәттәшлек өчен күрсәтү.

Махсус кунак – Марк Шмулевич, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрының урынбасары. Марк Шмулевич махсус Чаллы ИТ-паркы белән танышу өчен чарага чакырулы.

Шулай ук чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә миничстры Роман Шәйхетдинов, Чаллы шәһәренең мэры Васил Шәйхрәзиев та катнашачак.

Конференциядә катнашу өчен Татарстанның һәм Россиянең оешмаларының директорлары чакырулы. 

Чарага теркәлү өчен:http://it-park.timepad.ru/event/115327/

Конференциянең программасы

 

13.30 - 14.00

Теркәлү

ИТ-парк холлы

13.30 - 14.00

Технопаркклар күргәзмәсе

Конференц-зал

14.00 - 15.00  

Пленар утырыш

Чыгыш ясаучылар:

Марк Михайлович Шмулевич, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрының урынбасары.

Роман Александрович Шәйхетдинов,  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры

Васил Гаязович Шәйхрәзиев, Яр Чаллы шәһәренең мэры

Антон Олегович Грачев, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк “ИТ-парк” директоры

Юрий Григорьевич Шостак,  "КАМАЗ" ААҖ ИТ-проектлар җитәкләүче

Дмитрий Янковский,  Россиядә NetApp оешмалары белән эшләүче директор

 

Конференц-зал

15.00 - 16.00

Секция "Бизнес өчен ИТ-решение":

Конференц-зал

16.00- 16.30

Кофе-брейк,

16.30 - 17.00

 «Интернетта продукцияне сату» Мини-секциясе

Конференц-зал янындагы бүлмә

16.30 - 17.30

Технопарклар эшләре күргәзмәсе

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International