2014 елның беренче кварталында Татарстанда 6,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

2014 елның беренче кварталында Татарстан Республикасында 6,5 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премь-ерминистры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Традицион рәвештә киңәшмә муниципаль район вәкилләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Гражданнарга электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләгәндә Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, 2014 елның беренче кварталында 5 млн. запрос башкарылган, 662 мең язылу башкарылган. Моннан тыш, электрон рәвештә 590 млн сумга 518 мең түләү башкарылган.

Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда күрсәткеч 15%ка үскән. Роман Шәйхетдинов билгеләвенчә хөкүмәт органнары арасында иң күп электрон хезмәт тәкъдим итүче булып ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International