Татарстан Республикасы «ПРОФ-IT» Россиякүләм проект бәйгесенә җибәрелгән гаризәләр буенча лидер

2014 елның 18 апреле, җомга

 «ПРОФ-IT» бәйгесенә Татарстан Республикасыннан 11 эш җибәрелгән. Татарстан Республикасы Рязань өлкәсе белән беррәттән җибәрелгән гаризәләр саны буенча лидерлыкта.

Барлыгы конкурска  РФ 51 регионыннан 143 эш җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, «ПРОФ-IT» региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары бәйгесенә эшләр 2014 елның 11 апреленә кадәр кабул ителде.

Бәйге 2014 елның 30 маенә кадәр барачак: алга таба тавыш бирү һәм финал көтелә.

Республика кантнашучыларына уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International