Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү буенча ТР дәүләт хезмәтләр Порталына 160 мөрәҗәгать килгән

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2014 ел башыннан бирле ТР дәүләт хезмәтләр Порталына күпгаиләлргә җир участоклары бирү буенча 160 шалтырату килгән һәм 140 язма мөрәҗәгать булган.

Әлеге сервис аша индивидуаль төзелеш өчен җир участогына гариза бирү, дача төзү, алдан бирелгән гаризәнең статусын карау, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү тәртибе белән танышу һәм башка сораулар буенча мәгълүматлар алып була.

Күпчелек сорауларга җавапны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә табып була, яисә Порталның контакт-үзәгенә 8 (843) 5-114-115 телефон номеры аша мөрәҗәгать итеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International