Бүген ИТ-паркның конференц-залында мәктәп укучыларының ИТ-проектлары фестивале IT-Jumpның икенче, финал, көне узды. Фестивальнең беренче көнендә алдынгы планда мәгариф программасы торган булса, финал көнендә перспективалы проектлар билгеләнеп, җиңүчеләр исемнәре аталды.
Фестивальнең икенче көнен Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова ачты. “Без сезгә, республиканың яшьләренә, зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә нәкъ менә сез Татарстанны үстерүдә катнашачаксыз. Мин сезгә алга таба зур үрләр яуларны телим, диде ул. – Сез – киләчәктә ИТ-парк резидентлары һәм Иннополис шәһәре яшәүчеләр булачаксыз. Туплаган тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз иң кыйммәтле булыр”.
Сәламләү сүзләре белән казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ярослав Швецов чыгыш ясады. Ул әлеге фестивальдә катнашучылар проектларын югары бәяләде. “Мин гел Бизнес-инкубаторла резидентлар сайлауда катнашам. Сез аларга якын! Мин әелег залда таныш йөзләрне күрүгә бик шатмын”, диде ул.
Сәламләү сүзлрәннән соң проектлар презентациясе уздырылды. Экспертларга бәяләүгә 9 эш бирелде. Оештыручылар сүзләренчә нәкъ менә әлеге эшләр IT-Jump фестиваленең иң көчле эшләре иде. Чыгыш ясайчылар рәтендә Чаллы ИТ-паркы резидентларын, хакатон катнашучыларын һәм җиңүчеләрен күреп була иде.
Һәр проектны тәкъдим итү ахырында катнашучыларга фикер алышу мөмкинлеге бирелде. Фестиваль ахырында барлык 9 команда да истәлекле дипломнар, ә 3 иң яхшы дип табылган команда Татьяна Камалетдинова кулыннан истәлекле дипломнар алдылар.