Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Шул чара дәвамында Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы тантаналы котлауда Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиллеге Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы балалар өчен "IT-cube" ИТ-проекты өчен җитәкче билгеләү өчен конкурс игълан итте. Техникум базасында проект чынга ашырылачак, ул 5-18 яшьлек балаларны укытуга юнәлдерелгән. Укыту программалаштыру, сайтның дизайнын эшләү һәм башка ИТ-юнәлешләр.
2017 елны "Халык контроле" системасына република халкы 50 мең артык тәкъдим ясадылар - бу 11гә күбрәк, 2012 елны ул эшне генә башлады. 6 ел дәвамында татарстанлылардан 150 мең тәкъдим килде.
Пермь краеның иҗтимагый үсеш министрлыгы делегациясиясе министр урынбасары Дмитрий Санников Татарстанда булып кайтты. Халыкның иҗтимагый ярдәм буенча мәгълүматләштерү системаларын өйрәнде.
Татарстан Республикасының Мәгълүмати һәм элемтә министрлыгының ярдәме белән Иннополис Университетында геомәгълүмати хакатон узды. Ике көн эчендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Пермь, Казан, Чиләбе, Екатеринбург, Ырынбур, Яр Чаллы, Чистай һәм Иннополис шәһәрләреннән килгән 100 катнашучы авыл хуҗалыгы эшләре, шәһәрне үстерү, кадастра, кушма реальность һәм картографик сервис.
ТРның дәүләт хезмәтләре Порталында 1 марттан башлап "Казан ярминкәсе"нең Күргәзмәләр үзәгендә туй церемониясенә броньга алып була. Яшьләр өчен ике зал тәкъдим ителә: "Казан" һәм "Свияга". Броньлауның вакыты - апрель-июнь айлары.
Бүген, 1 март көнне, ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгының ветераны Назмутдинов Ягфәр Шәйхетдинович 90-яшьлек юбилеен каршылый. Министрлыкның хезмәткәрләре юбилярны туган көне белән котлап кайттылар.
Бүген "Санлы Татарстан" эшлеклек төркеменең утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин. Санлы икътисадның соңгы тенденцияләре хакында ТРның Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Февраль азагында Иннополис Университетының уачык олимпиадасы параллель рәвештә 4 шәһәрдә узды - Иннополиста, Санкт-Петербургта, Минскта һәм Бишкәктә. Анда 250 укучы катнашты. Җиңүчеләр булып 20 кеше билгеләнде.
Казанда “Тормыш иминлегенең бүгенге проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр” темасына багышланган V Халыкара фәнни-гамәли ITS Forum-Kazan конференциясе узды.