Кичә А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә X «Казан шәһәренең иң яхшы яшь укытучысы – 2018» конкурсның финал этабы узды. Югары уку йортлары арасында өлкән укытучы һәм КФУның ИТИС Югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе, 28 яшьлек Михаил Абрамский җиңүче булды.
Бүген Татарстан халкына ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 247 электрон хезмәт һәм сервис ачык. Биредә онлайн-түләүләрне уздырырга, электрон гаризалар тапшырырга, шәһәр инфраструктурасын яхшырту максаты белән белдерүләр юлларга һ.б. мөмкин. Порталның функциональ мөмкинлекләрен арттыру белән татарстанлыларга сәламәтлек саклау һәм торак мәсьәләләре өлкәсендә алынган хезмәтләрне бәяләү сервисы ачылды.
Бүген Лаеш районы Усад авылында урнашкан МИЗ «Иннополис» мәйданчыгында яңа технопарк ачу тантанасы булды. Элеге чарада катнаштылар: Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афансьев һәм башка рәсми затлар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан делегациясенең Петербург Халыкара Икътисадый форумында катнашу нәтиҗәләре буенча брифинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар.
Петербург халыкара икътисадый форумны уздыру көннәрендә i.tatarstan2030.ru Стратегик инициативалар сайты эшли башлады. Проектка стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бирделәр.
Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29-нчы сайлап алу узды. Чараның форматы беренче тапкыр ике көнлек Harvest интенсивы режимында узды.Ул интернет-инициативаларны үстерү Фонды партнерлыгы белән үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Бизнес-инкубаторга 4 проектны чакырдылар.
Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов һәм ҖАҖ «Газпром» идарә рәисе Алексей Миллер Петербург халыкара икътисади форумында республика һәм энергетика компаниясе арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә имзаларын куйдылар.
Кичә Петербург Халыкара Икътисадый Форумы кысасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Cisco компаниясе Solutions LLC арасындагы килешүгә кул куелды. Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Россия һәм бүтән СНГ илләрендә Cisco компаниясенең вице-президенты Джонатан Спарроу килешү астында имзаларын куйдылар.
Бүген Петербург Халыкара Икътисади Форумы кысасында Татарстан Республикасы белән X5 Retail Group компаниясе арасындагы килешүгә кул куелды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм X5 Retail Group компаниясенең баш финанс директоры Светлана Демяшкевич документка үзләренең кулларын куйдылар.
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша. 24-26 майда уза торган быелгы форумның төп темасы – «Икътисад ышанычы».