ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүгенге көннән башлап чит ил тамашачылары җанатар паспорты(FAN-ID) нигезендә һәм шул исәптән гражданин паспортын (шәхесне раслый торган документ) күрсәтеп, Россия Федерациясенә керә алалар.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Җәмәгать киңлекләрен сайлап алу өчен Республика күләмендәге онлайн-сораштыру 2018 елның 20 нче июненә кадәр озайтылды. Онлайн-сораштыру сервисын ТР дәүләт хезмәтләре порталының «Халык сораштыруы» бүлегендә һәм «ТР хезмәтләре»  мобиль кушымтасында  карарга була.

Бүген КНИТУ-КАИ яңа технологияләр Германия-Россия институты нигезендә Siemens PLM Software махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге(PLM лабораториясе) ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Узган ялларда Казан ИТ-паркында бизнес-инкубаторга 30 нчы сайлап алу тәмамланды. Бары тик биш стартап кына катгый эксперт сайлап алуны уза алдылар. Алар бизнес-инкубатор резидентлары статусына ия булдылар.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген «Биектау»  спорт комплексында «Сәламәтлек – 2018» спартакиадасы кысаларында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре арасында ярышлар үтте.  Спорт ярышлары Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы Россия  элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан үткәрелә.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Укулар 6 нчы августтан 19 нчы августка кадәр бер үк вакытта ике юнәлештә — робот техникасы һәм програмалы инженерлык – узачак. Чара магистратура студентларына, аспирантларына һәм робот техникасы яки программалы инженерлыкта тәҗрибәсе булган яшь тикшеренүчеләргә юнәлтелгән.

«Сколково» инновацион үзәге территориясендә бу көннәрдә Россия һәм БДБ илләрендә иң эре технологик эшкуарлар өчен StartupVillage конференциясе уза. Бу уникаль мәйданчык. Анда стартаплар һәм инноваторлар, технологик трендлар, идеяләр һәм яңа буын россия эшмәкәрләре формалаштыру турында фикер алышу өчен, уңышлы эшмәкәрләр, инвесторлар, эре технологик корпорацияләр һәм хакимият вәкилләре белән очрашалар. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы директоры  Антон Грачев катнашты.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков Нидерланд Корольлегенең делегациясен кабул итте.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасының РТРС «РТПЦ» объекты филиалында Яр Чаллы шәһәрендә 2018 елның 4 нче июненнән 7 нче июненә кадәр 9.15 дән 17.00 гә кадәр планлы ремонт эшләре үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шул сәбәпле түбәндәге аналог һәм цифрлы эфир телевиденияләре һәм радиотапшырулары өзелеп торачак:

«ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасының яңа версиясендә эшмәкәрләр өчен махсус сервис барлыкка килде. Хәзер бизнес вәкилләре кушымтада турыдан-туры файдалы яңалыклар һәм хакимият органнарыннан тематик белдерүләр ала алалар. Шулай ук Татарстанда эшлекле климат торышы турында масштаблы тикшеренүләр кысаларында сораштырулар уза алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International