ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Түбән Камада 16-19 июнь көннәрендә 9:15 тән 17:00 гә кадәр РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы» объекты филиалында алдагы планлы ремонт эшләре турында хәбәр итә.


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанда пилотсыз электробусны - автомобиль төзелешенең иң яңа эшләнмәсен тәкъдим иттеләр. Чара «Татнефть-Арена» боз сарае янындагы мәйданчыкта узды.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 79 төрле түләү сервисы эшли. Алар ярдәмендә коммуналь хезмәтләрне, хәйрия взносларын бик җиңел һәм тиз түләргә, телефон яки баланың мәктәп картасы балансын тулыландырырга була.

Кичә Иннополиста узган «Сәнәгать Россиясенең цифрлы индустриясе– 2018» (ЦИПР) конференциясендә Татарстанда, Россиядә һәм дөньядагы цифрлы трансформация үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

Бүген ТР премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә катнашты. Ул анда Татарстанда нетрудоспособность турында электрон листларын кертү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иннополиста «Россия сәнәгать санлы индустриясе» (ЦИПР-2018) санлы икътисад мәсьәләләре буенча IT-конференциясе уза. Конференциянең  беренче эш көнендә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркы төп эш юнәлешләрен тәкъдир итте - Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор һәм ИТ-эшләнмәләр, шулай ук IT-карарларын экспортка чыгару буенча үзенең стратегиясе белән уртаклашты.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы файдаланучыларына мөһим мәгълүматлар телефоннарына белдерү рәвешендә килеп барачак. Кичә XXVII сессиясендә Казан шәһәре думасы, шәһәр мэры Илсур Метшин рәислегендә, электрон хезмәтләр һәм цифрлы икътисад буенча фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнашты.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Рәсми чара «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» бөтенроссия конференциясе кысаларында узды. Яңа Иннополис россия робот техникасының үзәгенә әверелә.

Бүген «Россия–2018 цифрлы сәнәгать индустриясе» (ЦИПР) конференциясен ачу тантанасы булды. Катнашучылар –1500 компания вәкилләре – Россиядә һәм ЕАЭС илләрендә цифрлы икътисад хәленең төп трансляторлары буларак чыгыш ясаячаклар.

Иннополиста «Россия–2018 цифрлы сәнәгать индустриясе»(ЦИПР) конференциясе ачылды. Чара Татарстан Республикасында РФ Президенты администрациясе, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән өченче мәртәбә уза. Стратегик партнерлары – Ростех дәүләт корпорациясе һәм «КАО Цифрлы икътисад».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International