ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында булачак мәктәп укучыларына танталаны рәвештә портфельләр тапшыру узды. Әлеге акция “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” (“Помоги собраться в школу”) республика акция кысаларында узды.120 булакчак беренче сыйыф укучылары өчен “Сихри балачак иле”бәйрәм чарасы уздырылды. Алар бүген үзләренең беренчерюкзакларын алдылар. Булачак мәктәп укучыларын Татарсанның Премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та котлады.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган атнада иң актив укучыларның беренче унлыгына Казанның Совет районы, Актаныш, Арча, Теләче, Саба районнары һәм Чаллы шәһәре вәкилләре кергән.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңартылган элемтә хезмәте эшли башлады. Аның ярдәмендә гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын кулланган барлыкка килгән сораулары буенча мөрәҗәгать итә ала.


10
август, 2013 ел
шимбә

Бүген “Казан” Милли мәдәният үзәгендә, Александр Юртаевның вафат булуы сәбәпле, матәм митингы узды.


7
август, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 1 августыннан 18енә кадәр “Байтик” лагерендә  “Цифралы лагерь: ачышлар территориясе” профиль сменасы уза. Профиль сменаның оештыручысы булып Intel, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша “Казан шәһәрендә төзүгә рөхсәт алуга гариза бирү” хезмәте эшли башлады.

6
август, 2013 ел
сишәмбе

Дүшәмбе ТР Хакимият йортында Иннополис проекты буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңшмәдә шулай ул Россия Федерациясенең финанс министры Андрей Иванов та катнашты.Андрей Иванов билгеләгәнчә, Татарстан федераль үзәктә дәүләтнең инновацион сәясәтен тормышка ашыруның үзәгендә торучы объектларны берсе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларга “СОЛО на клавиатуре” (Авторы – Влаидимир Шахиджанян, Ломоносов исемендәге МДУ журналистика факультетының укытучысы, психолог һәм журналист) курсын бушлай узу мөмкинлеге тудырыла. Президент боерыгы буенча әлеге курсны Хакимият һәм министрлар кабинеты әгъзалары да узачак.


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Узган җомга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада элемтә сыйфаты буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар элемтә өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфатын арттыру турында сөйләштеләр.

16-17 сентябрь көннәрендә Казанда икенче халыкара “Электрон мәктәп – 2013” конференциясе узачак. Конференция Татарстан Респубикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Intel корпорациясе белән берлектә оештырыла. Конференциядә төрле илләрдән килгән экспертлар дөнья күләмендә мәгариф системасындагы актуаль трендлар белән таныштырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International