Югары Ослан районының 120 беренче сыйныф укучысы беренче портфелләрен ала

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында булачак мәктәп укучыларына танталаны рәвештә портфельләр тапшыру узды. Әлеге акция “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” (“Помоги собраться в школу”) республика акция кысаларында узды.120 булакчак беренче сыйыф укучылары өчен “Сихри балачак иле”бәйрәм чарасы уздырылды. Алар бүген үзләренең беренчерюкзакларын алдылар. Булачак мәктәп укучыларын Татарсанның Премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та котлады.

 “Беренче сентябрьдә сез беренче сыйныф укучылары булачаксыз. Әлеге вакыйга һәр кешенең тормышында бер мөхим адым булып тора., - диде Роман Шәйхетдинов. – Бүген сез тормышыгыз иң беренче мәктәп портфелләре аласыз. Бу укыту иленә беренче зур адым. Уңышлар сезгә! Тырыш булыгыз! Безнең республикага югарыкватилификацияләре белгечләр кирәк!”.

“Мәктәпкә әзерләнергә ит” акциясе республикада 2007 елдан бирде бала. Мәктәп укучылары уку вакытында кирәкле әйберләр белән рюкзаклар тапшырыла. Һәр елны Татарстанда бушлай ркзаклар белән 15-20 % мәктәп укучы тәэмин ителә. Бу елны акциягә стартны Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ел саен әлеге акциядә актив ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International