“Байтик” лагерендә LEGOдан киләчәк шәһәр төзү башланды

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

2013 елның 1 августыннан 18енә кадәр “Байтик” лагерендә  “Цифралы лагерь: ачышлар территориясе” профиль сменасы уза. Профиль сменаның оештыручысы булып Intel, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

“Цифралы лагерь: ачышлар территориясе” профиль сменасы “ТР Intelның пилот мәктәп” проектларының бер өлеше булып тора.

Профиль сменаның төп максаты булып укыту-тәрбияләү киңлеген тудыру тора: биредә һәрбер бала үзен иҗади шәхес буларак күрсәтә ала, үзең җәмгыятьнең бер өлеше икәнен аңлый ала.

10нан 17 яшькә кадәр 87 бала 6 группага бүленеп яңа компьютер технологияләрен уен рәвешендә үз итә. Практик дәресләрдә балалар микроскоп, микролинза белән эш итәргә өйрәнә, төрле датчикларны кулланып әйләнә-тирә мөхитне анализлый ала.

Балалар өчен LEGO-робот техникасы дәресләре оештырылган. Беренче дәресләрдә балалар LEGO-роботларны конструкцияли һәм программалаштыра ала. Аннары алар роботларны төзеп карый ала, һәм аларны “ЭкоГрад”ның төрле миссияләре көтә. Укучылар белән җыелган роботлар чүп җыярга, йортларга кояш батареяләрен урнаштыру һәм башка эшләр башкарачак.

16 августта “ТР Intelның пилот мәктәпләре” проекты җитәкчесе Наталья Кудимова белдергәнчә балалар LEGOдан төзелгән үзләренең киләчәк шәһәрләрен тәкъдим итәчәк.

Бүген укучыларга кунакка “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Надежда Сулимова килде.

“Әлеге смена безнең республикадагы  Intelның биш пилот мәктәпләре компьютер технологияләр дөньясына якынайсын өчен эшләнелә. Безнең төп максатыбыз – илне үзгәртә торган технологияләрне күрсәтү, - дип сөйләде Татьяна Камалетдинова. -  Intel мәктәпләре – пилот мәктәпләр. Алар ил буенча беркайда да юк. Сез Татарстандагы дөньякүләм танылган компания идарә итә торган 5 мәктәп. Республика Президенты бик мөһим эш кушты – информацион технологияләр аркасында ВРПны  (валовый региональный продукт) үстерү. Безнең илне алдынгы илләр рәтенә чыгару өчен хакимият халыкның белемен арттыруны максат итеп куя. Безнең ИТ-паркта 8 класс укучы эшли иде, ул миллионлап акча эшли иде. ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр яшьләр. Барчагызга да уңышлар телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International