РФ финанс министрлары урынбасары Андрей Иванов: Россиянең хөкүмәте “Иннополис” проектына өметләр баглый”

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Дүшәмбе ТР Хакимият йортында Иннополис проекты буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңшмәдә шулай ул Россия Федерациясенең финанс министры Андрей Иванов та катнашты.

Андрей Иванов билгеләгәнчә, Татарстан федераль үзәктә дәүләтнең инновацион сәясәтен тормышка ашыруның үзәгендә торучы объектларны берсе.

“Безгә Татарстанда аерым үзәк, полигон булдыру турында уйланырга кирәк, биредә сез дәүләт инновацион сәясәт тәҗрибәсе белән уртаклаша алыр идегез.- дип Президентка мөрәҗәгать итте Андрей Иванов. – Сездән өйрәнер нәрсә бар, сезнең тәҗрибә бар”.

ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проекты тормышка ашыру, аерым икътисади зона, универитет төзелеше турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов халыкара яңа шәһәрләр төзү тәҗрибәсен өйрәнергә кирәген әйтте. Андрей Иванов Россия Федерациясе хөкүмәте Иннополис проектына өметләр баглый, республика ИТ-өлкәне үстерүдә зур адыш ясачагына ышанганын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International