ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында элемтә хезмәтенең сыйфаты турында сөйләштеләр

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Узган җомга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада элемтә сыйфаты буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар элемтә өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфатын арттыру турында сөйләштеләр.

2013 елның беренче ярты еллыгында Министерствога элемтә хезмәтләре буенча 480 зарлану килгән. Зарлануларның күбесе элемтә белән бәйле. Кайбер авылларда, шулай ук Казан метрополитены станцияләрендә мобиль Интернет һәм кесә телефоны элемтәсе булмау гражданнарны борчый.

2013 елның беренче ярты еллыгында челтәрле Интернет һәм почта элемтәсе хезмәтләренә дә зарлану арткан. Күпчелек зарланылар договорларда ачылган сан чынлыктагы интернет тизлегенә туры килми.

Почта хезмтәләре өлкәсендә Почта бүлекләрендә чират булуга зарлану бар.

Телерадиовещание хезмәтләрендә зарланулар ике мәртәбә кимегән.

“Элемтә операторлары республика территориясе буенча мобиль элемтә сыйфатын яхшырту буенча эшләр алып бара. Зарланулар булган 33 ноктадан тулысынча 18е хәл ителгән: Казан буенча 13 нокта, лаеш районында – 2 нокта, Чаллы шәһәре,Бөгелмә, Югары Ослан – 1шәр нокта”, дип сөйләде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров.

Казан метрополитенда мобиль элемтә хезмәтләрен буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә “Вымпелком” ААҖ операторы хезмәтләренең кесә телефоны хезмәтләре белән Казан метрополитенының 10 станция хезмәтләндерелгән, “Мегафон” – 6 станция, “МТС” – 5.

Казанлылар шулай Wi-Fi технологияләре белән “Вымпелком” ААҖ Интернет челтәре белән 4 станциядә куллана ала: Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Төньяк һәм Авиастроительная.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International