ТР дәүләт хезмәтләр порталына мөрәҗәгать итү җиңеләйде

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңартылган элемтә хезмәте эшли башлады. Аның ярдәмендә гражданнар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын кулланган барлыкка килгән сораулары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Элемтә битендә “Твиттер” челтәрендәге аккаунтка сылтама (@eTatarstan) бар, шулай ук электрон почта адресы uslugi@tatar.ru күрсәтелгән. Әлеге аккаунта һәм электрон почтага кешеләр Порталны яхшырту буенча теләкләрен һәм хезмәт алу буенча туган сорауларын яза ала.

Шулай ук, сайтта еш бирелә торган сораулар исемлеге тәкъдим ителгән. Сораулар рубрикалар буенча бүленгән. Үзегезне кызыксындырган сорауга җавап тапмаган очракта, кирәкле бүлекләрне тутырып,  элемтә формасы битендә мөрәҗәгатегезне калдыра аласыз.

Шулай ук, гражданнар тәүлек буе эшләүче 8 (843)5-114-115 телефон номеры аша да мөрәҗәгать итә ала. Контакт-центр операторлары оператив рәвештә электрон хезмәтләр алу буенча сорауларыгызга җавап бирер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International