Казан Александр Юртаев белән хушлашты

2013 елның 10 августы, шимбә

Бүген “Казан” Милли мәдәният үзәгендә, Александр Юртаевның вафат булуы сәбәпле, матәм митингы узды.


Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлары, ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Александр Юртаевның дуслары, хезмәттәшләре, туганнры һәм якыннары катнашты.
Искәртеп узабыз, “Электрон Хөкүмәт” проекты идеячеләренең берсе, TatCenter.ru эшлекле порталын гамәлгә куючыларның берсе, икътисад фәннәре докторы Александр Юртаев, авырудан соң, 2013 елның 5 августында 62 нче яшендә вафат булды.


Александр Юртаев 12 елдан артык, 1998-2011 елларда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе булып эшләде, аннары эшчәнлеген Татарстан Президенты Аппаратында дәвам итте, дәүләт идарәсен мәгълүматлаштыруга, шул исәптә “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыруда зур өлеш кертте.


Хушлашу чарасын ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты. “Без Татарстан Республикасы өчен күп эш башкарган, республика образын формалаштыруга, “Электрон Хөкүмәт” проекты принциплары үсешенә һәм, гомумән, мәгълүматлаштыру өлкәсенә җитди өлеш керткән кешене соңгы юлга озатабыз, - диде Роман Шәйхетдинов. 


ТР министры Александр Юртаевның туганнарына һәм якыннарына Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никофоровтан кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Аннары озак еллар дәвамында Александр Юртаев белән эшләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде.


“Ул актив яшәү рәвеше алып бара торган кеше иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин аның башкарган эшләренә шакката идем, мисал өчен, ул төшке аш ашыйсы урынга йөгереп кайта иде. Ул үзенчәлекле кеше иде һәм безнең эшебезгә әйдәп баручы идеяләр кертте. Ул үзе генә кызыклы кеше булып калмый, ә яңалык һәм динамика кертә белә торган кешеләрне эзләп таба белә иде. Александр Юртаев белемле, күп кенә мәсьәләләр буенча үз позициясе бар иде. Ул башка эшкә күчкәч тә без өзлексез элемтәдә тора идек. Аның авыруы хакында белгәч, аны коткару өчен барысын да эшләргә тырыштык... Әмма килеп чыкмады. Соңгы көнгә кадәр аның безнең белән булу һәм яшәү өчен көче бар иде. Ул безнең республика тарихында зур эз калдырды. Авыр туфрагы җиңел булсын”.


Ул хезмәттәшләре өчен ачык кеше иде, дип билгеләп үтте озак еллар дәвамында ТР Министрлар Кабинетында Александр Юртаев белән эшләгән “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры, элеккеге ТР мәдәния министры Зилә Вәлиева.


“Ул эшен барысыннан да иртәрәк башлый һәм соңрак тәмамлый торган кеше иде. Александр Юртаев шат һәм тормыш сөючән кеше булды, аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә озак сакланыр”, - диде Зилә Вәлиева.
КФУ ректоры киңәшчесе – КФУ иҗтимагый-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Юрий Алаев хушлашу сүзендә Александр Юртаев белән 30 ел чамасы таныш булуын билгеләп узды.
“Соңгы елларда Саша үзгәрмәде, ә бу бик кыйммәтле сыйфат, чөнки ул карьерасының төрле баскычларын узды, диде Юрий Алаев. – Аның һәр шалтыратуы нәрсәдер буенча фикер алышырга кирәклеген аңлата иде. Ул чын кеше була белде”.


Александр Юртаев Казанның Арча кыры зиратында җирләнә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International