Бүген Казан ИТ-паркында Татарстанның мәктәп тьюторлары белән җыелыш узды. Аларга электрон журналлар алып бару, билге кую һәм башка уңайлыклар турында сөйләделәр.
2013 елның 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Мәскәүнең “Крокус Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Ачык инновацияләр” дигән II халыкара инновацион үсеш форумы узачак. Иннополис быелгы форумның рәсми партнеры булачак
Бүген Татарстан районының Арча районында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнехановка профессиональ белем бирү учреждениеләренә электрон кертү системасын тәкъдим иттеләр.
Бүген Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис торак пунктында, газ бүлү станциясеннән зәңгәр ягулыкны ахыргы кулланучыга илтеп җиткерүче 3, 29 км озынлыктагы беренче газ үткәрү торбалары эшләтеп җибәрелде. Булачак шәһәрнең төзелеш мәйданында символик факелны РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков кабызып җибәрде.
25 августта Казан IT-паркының Чаллыда мәйданы ачылуга бер ел тула. Бүгенге көндә 73 резидент-компанияне сыендырган Чаллы мәйданы Кама аръягы төбәгенең мәгълүмат технологияләре индустриясен тарту үзәге булып санала.
Бүген Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәшмәләр залында “Казан элемтә электртехникумы” студентларына стипендиядә тапшыру буенча киңәшмә узды.
1 октябрьдә Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” программасы старт ала. Ул ике атна дәвам итәчәк. Шул рәвешле Татарстан “Google белән бергә алга!” (“Вперед вместе с Google!”) программасы кысаларында эшләүче Россиянең беренче төбәге булачак.
Агымдагы елның беренче яртысында “Халык контроле”нә 4510 заявка алынган, алар система кулланынучыларында 99804 тапкыр хуплау тапкан, 36511 шәрехләмә алынган. Заявкаларның 49 проценты, ягъни 2224 се “Хәл ителде” дигән статус алган. 970 заявкага исә “Мотивацияле баш тарту” дигән статус бирелгән. Шуларның яртысында финанслар булмау төп сәбәп итеп күрсәтелгән.
Шимбә, 17 августта, “Цифралы лагерь: ачышлар территориясе” лагеренең җәйге профиле сменасы тәмамланды. Лагерьдә Татарстан Республикасының 5 белем бирү учреждениесеннән 83 укучы катнашты. Алар “Intelның укыту программаларының пилот мәктәпләре” уникаль проектында катнашучылар.
Бүген профсоюз органнарына яшьләр сәясәтендә төп өч юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк. Алар - яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү, аларга лаеклы хезмәт хакы түләү һәм тораклы итү. Әлеге проблема бүген Казан IT-паркында узучы “Нәтиҗәле яшьләр сәясәте-заманча профсоюзлар” дигән III яшьләр форумында күтәрелде.