Татарстанда “Google белән алга!” программасы старт ала

2013 елның 20 августы, сишәмбе

1 октябрьдә Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” программасы старт ала. Ул ике атна дәвам итәчәк. Шул рәвешле Татарстан “Google белән бергә алга!” (“Вперед вместе с Google!”) программасы кысаларында эшләүче Россиянең беренче төбәге булачак. 


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, “Google белән бергә алга!” программасы ил төбәкләрендә Интернетны үстерүгә йөз тота. Ул эшмәкәрләргә, программалар эшләүчеләргә, мөгаллимнәргә, дәүләт хезмәткәрләренә һәм Интернетны файдаланучы гадәти кулланучыга исәпләнгән.

 
Казан IT-паркында ике атна дәвамында алар өчен төрле презентацияләр, интерактив мастер-класслар, лекцияләр, семинарлар узачак. Информатика укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен махсус сыйныф – робофабрика оештырыла. Биредә алар автоматлаштырылган техник системалар куллануга нигезләнгән тирәлектә компьютер фәннәрен үзләштерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International