Яхшы эш урыны һәм яшәү урыны булу Татарстан яшьләрен борчый

2013 елның 16 августы, җомга

Бүген профсоюз органнарына яшьләр сәясәтендә төп өч юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк. Алар - яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү, аларга лаеклы хезмәт хакы түләү һәм тораклы итү. Әлеге проблема бүген Казан IT-паркында узучы “Нәтиҗәле яшьләр сәясәте-заманча профсоюзлар” дигән III яшьләр форумында күтәрелде. Республиканың элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагында эшләүче яшьләр өчен бу җыенны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы яклавында ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты оештырган. Бу юлы форумга тармактагы 16 предприятиенең яшьләр белән эшләүче лидерлары – барлыгы 100 дән артык кеше җыелган. Җыенда шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре һ.б. катнаша.

Элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагы яшьләре өчен инде өченче тапкыр оештырылучы бу форумның максаты - тармак яшьләре проблемаларын хәл итәргә ярдәмгә килүче социаль һәм иҗтимагый проектлар, яшьләр сәясәте өлкәсендәге программалар хакында мәгълүмат бирү, тармак предприятиеләренең үсеш перспективалары хакында фикерләшү, аларда яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен барлау. Җыен ел саен төрле форматта оештырыла. ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты рәисе Раиса Беседина быелгысының аралашу форматында оештырылуына аерым басым ясады.

Форумда катнашучыларга ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләвен министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Светлана Афанасьева җиткерде. Министр сәламләвендә бу җыенның яшьләргә проблемалары хакында уртага салып сөйләшү, фикерләшү өчен уникаль мәйдан булуы ассызыклана. Тармакның яшь лидерларын шулай ук Казан IT-паркы генераль директоры Антон Грачев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, элемтә хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты рәисе Раиса Беседина сәламләде.

Элемтә һәм мәгълүматлаштыру тармагы яшьләрен генә түгел, башка өлкәләрдә хезмәт куючы яшьләрне дә борчыган мәсьәләләрне үз чыгышында ТР Профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров күтәрде. Аның доклады яшьләр сәясәте буенча профсоюзлар эшчәнлегендәге төп юнәлешләр хакында иде.

Марат Гафаров ассызыклаганча, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру профсоюзлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып кала. “Бүген территориаль һәм тармак килешүләрендәге мөһим позицияләр коллектив килешүләрнең тиешле бүлекләрендә яктыртылырга тиеш”, - ди ул. Аның белдерүенчә, яшьләр сәясәтендә профсоюз органнарына төп өч юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк. Алар - яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итү, лаеклы хезмәт хакы түләү һәм тораклы итү.

Эшсезләрнең дүрттән бер өлешен яшьләр тәшкил итүен исәпкә алганда, мәшгульлек проблемасы актуаль булып кала. “2011 елда шуны күздә тотып, профсоюзлар әлеге мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл уздырган, социаль партнерларның яшьләр арасында эшсезлек проблемасын чишүгә юнәлдерелгән чаралар күрүен күздә тоткан резолюция кабул иткән иде”, -ди ул. Марат Гафаров ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасында 2020 елга республикада производстволар төзү һәм булганнарын модернизацияләү исәбенә 750 мең югары җитештерүчәнлекле эш урыны булдыру кирәклеген күтәрүен искәртеп, шул шартларда ихтыяҗны алдан күреп һөнәри укытуны көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады.

Яшь белгечнең эшкә урнашуы гына җитми, аның лаеклы хезмәт хакы алуы да мөһим. “Яшь белгечләрне эшкә кабул иткәндә, гадәттә, минималь хезмәт хакына алалар. Ул компенсация һәм стимуллаштыру чараларын да эченә ала бит. Бу акчага ничек яшәп булсын? Шуңа күрә яшь белгечләргә үз көчләре белән тораклы булу бик кыен”, - ди профсоюзлар вәкиле.

Бүгенге очрашуда кайбер предприятие-оешмаларның социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеге булмавы да ассызыкланды. Мәсәлән, “Татарстан почтасы”нда яшьләргә социаль программа буенча тораклы булу мөмкинлеген яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасы гына бирә ала. Аның буенча да квота аз. Шушыңа охшаш проблемаларның башкаларда да күзәтелүен исәпкә алып, форумда катнашучылар республикада яшьләр өчен социаль найм программасын үстерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты, бу хакта Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә дигән карарга килде. Әлеге тәкъдим форум йомгаклары буенча кабул ителәчәк резолюциядә дә урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International