Рөстәм Миңнехановка техникумнарга электрон кертү системасын тәкътим иттеләр

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан районының Арча районында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең пленар утырышында  Президент Рөстәм Миңнехановка профессиональ белем бирү учреждениеләренә электрон кертү системасын тәкъдим иттеләр.

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Бу елны Татарстанның урта профессиональ белем бирү учреждениеләренә кертелгән яңа мәгълүмати системаны “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының башкаручы директоры Татьна Камалетдинова тәкъдим итте.

Системаны кертүнең беренче этабында “ТР электрон мәгариф” порталындагы барлык урта профессиональ белем бирү  учреждениеләрнең рәсми сайтлары кертелә. Учреждениеләрнең администрациясенә һәм белгечләренә семинарлар форматында махсус укыту уздырыла.

Хәзер Россия һәм чит ил абитуриентлары урта профессиональ белем бирү учреждениеләре керер өчен гаризаны электрон формада тапшыра ала.

Сайтта кабул итү комиссиянең һәр әгъзасына шәхси кабинетлар булдырыган. Кабул итү комиссиянең тапшырылган гаризаларны карап, аларны электрон рәвештә теркәп бара.

Системада автоматик рәвештә абитуриентларның аттестат буенча уртача баллары төзелә (РФ Мәгариф министрлыгының 50нче боерыгы буенча).



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International