Татарстанда Intel белән “цифралы” каникуллар

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Шимбә, 17 августта, “Цифралы лагерь: ачышлар территориясе” лагеренең җәйге профиле сменасы тәмамланды. Лагерьдә Татарстан Республикасының 5 белем бирү учреждениесеннән 83 укучы катнашты. Алар “Intelның укыту программаларының пилот мәктәпләре” уникаль проектында катнашучылар.

“Intelның укыту программаларының пилот мәктәпләре” проекты 2012 елның мартында Intel корпорациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы ярдәмендә үткәрелә. Проектның максаты булып, 5 пилот площадка – Әлмәт, Буа, Мамадыш, Казан һәм Яр Чаллы - мисалында Intel укыту программаларының эфлективлыгын күрсәтү, һәм әлеге тәҗрибәне барлык Татарстан укыту учреждениеләре буенча тарату.

Проект «Пилотные школы образовательных программ Intel» был запущен в марте 2012 года корпорацией  и Министерством образования и науки Республики Татарстан при поддержке Министерства информатизации и связи Республики Татарстан (РТ). Цель проекта – на примере пяти пилотных площадок, расположенных в равноудаленных городах Альметьевск, Буинск, Мамадыш, Казань и Набережные Челны, продемонстрировать эффективность образовательных программ  и распространить полученный опыт среди учебных заведений Республики Татарстан.

Лагерь программасында тикшеренү һәм проект эшчәнлеге информацион технологияләр белән берләшә. 5-8 сыйныф укучылары үзләре кызыклы дип тапкан өлкәләрне сайлый.

“Балалар бер минутта да тик тормадылар”, - ди  Intel бизнесының Россиядә белем бирү һәм телекоммуникация өлкәсе буенча директоры Юлия Гонтарь. – Балалар эзләделәр, тикшерделәр, анализладылар, фотографиягә төшерделәр, казанышлары белән он-лайн режимд уртаклаштылар. Шулай ук укучылар инженер грамоталыгы һәм иҗади реализацияне татыды.”

“Әлеге смена яшь буын һәм Intel пилот мәктәпләренең укытучылар коллективы компьютер тхнологияләр дөньясына якынайсын өчен эшләнә. Безнең максат – дөньяны үзгәртә торган технологияләрне күрсәтү”, - ди “Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасының башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова.

Оештыруның нәтиҗәләлеген хөкүмәт вәкилләре дә ассызыклады. Татарстан Республикасының вице-премьеры – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов белдергәнчә, бүген Татарстанда кирәкле укыту проектлары эшләнелә, шул исәптән Intel корпорациясе белән башкарылган эш – нәтиҗәлелекнең бер мисалы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International