Иннополиста беренче газ үткәрү торбалары эшләтеп җибәрелде

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис торак пунктында, газ бүлү станциясеннән зәңгәр ягулыкны ахыргы кулланучыга илтеп җиткерүче 3, 29 км озынлыктагы беренче газ үткәрү торбалары эшләтеп җибәрелде. Булачак шәһәрнең төзелеш мәйданында символик факелны РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков кабызып җибәрде.

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Иннополис” МИЗ” ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.


“Әле күптән түгел генә биредә яңа IT-шәһәр төзү хыялы барлыкка килде. Кайберәүләр моны мәгънәсез эш дип кабул итте, әмма бу алай түгел. Күптән түгел без шәһәрнең нигезенә беренче ташны салдык. Бүген инде челтәр газына тоташтыру эше бара”, - дип Рөстәм Миңнеханов “Газпром трансгаз Казан” генераль директоры Рәфкать Кантюковка рәхмәтен җиткерде. “Газпром” ААҖ ярдәмен дә билгеләп үтеп, Президент аның идарәсе рәисе Алексей Миллерга да рәхмәтен белдерде.

 

“Газ магистральләре буенча транспортлаудан гыйбарәт булган төп бурычтан тыш, “Газпром трансгаз Казан” Татарстанны челтәр газы белән тәэмин итү кебек җитди бурычны үти. Газ белән тәэмин итү буенча теләсә нинди бурычларны тәвәккәл төстә хәл итеп киләбез. Бүген безнең чираттагы уңышыбыз. Җылыту һәм башка мәсьәләләр белән бәйле бернинди проблемалар да булмады. Судан, канализациядән иртәрәк биредә газ пәйда булды”, - дип, Рөстәм Миңнеханов барлык җыелган халыкны шушы вакыйга белән котлады.


“Әле бер генә ел узды, без инде теләсә кайсы шәһәр өчен мөһим атрибутны күрәбез – бер генә шәһәр дә газдан башка яши алмый. Мин Иннополис төзелеше бик кызу темплар белән барачагын вәгъдә иткән идем, һәм әлегә бу нәкъ шулай бара да”, - дип ассызыклап узды чыгышында Николай Никифоров. Аның әйтүенчә, шәһәр 2014 нче азагында – 2015 нче башында Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән беренче яшәүчеләрен кабул итәчәк. Министр газовикларга рәхмәтен белдереп: “Хәзер инде төзелеш өзлексез дәвам итәргә мөмкин, кыш комачауламый, алдагы эшләр дә вакытында башкарылыр дип ышанам”, - диде.
Рәфкать Кантюков билгеләп узганча, киләсе елдан 47 км га якын магистраль газүткәргеч сузу һәм 2 АГРС төзелеше ниятләнә. 


Газ бүлү станциясеннән кулланучыларны газ белән тәэмин итүче гомуми озынлыгы 8,97 км булган газүткәргеч төзелеше IV этаптан гыйбарәт. Төзелешнең инвесторы – “Газпром” ААҖ, төзелешенең заказчысы – “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ.


Хәзерге вакытта Введенская Слобода торак пунктындагы гамәлдәге газүткәргечнең уелган ноктасыннан, җитештерү куәте сәгатенә 1800 куб.м. булган “Иннополис” яңа газкөйләгеч пунктына кадәр диаметры 325 мм булган газ үткәрү торбаларының беренче этабы төзелгән.
2013 нче ел азагына кадәр газүткәргечнең икенче этабын куллануга кертү фаразлана. Проект тулысынча 2014 нче елда файдалануга тапшырылыр дип көтелә.


“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ “Иннополис” инновацияле үзәгенең газ белән тәэмин итү объектлары өчен 284,5 млн сум күләмендә инвестицияләр керткән, шул исәптән, 221,4 млн сум – магистраль газүткәргеч буенча (проект-эзләнү эшләре һәм АГРС-1 әзерләү) һәм 63,11 млн сум – газ бүлү станциясеннән газ үткәргеч буенча. Шул акчаның 35,2 миллион сумы газ бүлү станциясеннән зәңгәр ягулыкны ахыргы кулланучыга илтеп җиткерүче газүткәргечнең беренче этабы өчен. Ә магистраль газүткәргеч буенча инвстиция проектының якынча бәясе 4 миллиард сумга якын дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International