«Халык контроле» системасы эше турында Татарстанның Министрлар Кабинетында сөйләштеләр

2013 елның 20 августы, сишәмбе

“Халык контроле” система 2012 елның апреленнән эшли.

Билгеле булганча, “Халык контроле”ндәге теге яки бу категориягә алынган заявкаларның каралуы, үтәлеше буенча җаваплы аерым модераторлар (министрлык-ведомстволар, муниципалитетлар) беркетелгән.

Агымдагы елның беренче яртысында “Халык контроле”нә 4510 заявка алынган, алар система кулланынучыларында 99804 тапкыр хуплау тапкан, 36511 шәрехләмә алынган. Заявкаларның 49 проценты, ягъни 2224 се “Хәл ителде” дигән статус алган. 970 заявкага исә “Мотивацияле баш тарту” дигән статус бирелгән. Шуларның яртысында финанслар булмау төп сәбәп итеп күрсәтелгән. 

“Халык контроле” системасына мөрәҗәгать иткән гражданнарны заявкаларының “Планлаштырылган” дигән статуска куелуы еш кына борчый икән. Шундый очрак та булган: бер заявканың “Планлаштырылган” дигән статусы биш тапкыр озайтылып, мөрәҗәгать итү вакытыннан соң ярты ел узгач кына ул хәл ителгән. Хәзер исә “Планлаштырылган” дигән статуслы заявканы үтәүнең контроль вакыты бер тапкыр гына билгеләнә ала”, ди Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Министр белдергәнчә, “Халык контроле” системасы белән Ведомствоара электрон документ әйләнеше системасының интеграциясе дә заявкаларны чишү буенча җаваплы затларның нәтиҗәлелеген күтәрергә тиеш. 

Системада торак-коммуналь хуҗалык дигән яңа категория барлыкка килгән. “Халык контроле”ндәге бу сервиста тәҗрибә рәвешендә башта Казанның 14 эре идарә компаниясе катнашачак”, -дип хәбәр итте элемтә министры. Ел азагында шушы 14 компаниянең рейтингы эшләнәчәк. Рейтинг нәтиҗәләренә карап, кайсыдыр йортлар үзләренең начар эшләүче идарә компаниясен әйбәт эшләүчегә алмаштыру мөмкинлегенә дә ия. Бу 14 идарә компаниясе арасында конкурс уздырылып, иң яхшылары һәм начар эшләүчеләре билгеләнәчәк. “Торак-коммуналь хезмәтләрне ачык бәяләү өчен вакыт җитте”, -дип ассызыклый министр. Ул киләчәктә системада башка муниципаль берәмлекләрдә эшләүче идарә компанияләре дә эшләячәген хәбәр итте.

Сүз уңаеннан, “Халык контроле”нең торак-коммуналь хуҗалык категориясендә йортларның, инженерлык челтәрләренең торышы, подъездларны карап тоту, гамәлдәге ремонт ясау, торак-коммуналь хезмәтләрнең торышы һ.б бәйле заявкалар каралачак. 

“Халык контроле”нә кертелгән үзгәрешләрнең дүртенчесе һәм иң зурысы - республикада бу системаның кураторын булдырудан гыйбарәт. Әлеге вазифага ТР Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сария Сабурская билгеләнгән.

“Халык контроленә мөрәҗәгәть итүчеләр теге яки бу хокукларының кысылуын яки тиешенчә үтәлмәвен искәртә. Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең системага алынган заявкаларны тагын да активрак һәм нәтилҗәлерәк карауга җәмәгатьчелекне, башкарма хакимият органнарын, муниципаль хезмәткәрләрне, прокуратура органнарын җәлеп итү өчен законнар белән беркетелгән инструментлары бар. “Халык контроле”н аның интерактивлыгы һәм гражданнар өчен нәтиҗәле булуы яшәтә”, - дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов.

Сария Сабурская ассызыклавынча, системага алынган заявкаларны карау һәм алар буенча карарлар кабул итүдә җитешсезлекләр бар. Мәсәлән, кичә ТР Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында узган беренче киңәшмәдә гражданнарның “Һәркем өчен уңайлы мохит” категориясе буенча алынган заявкаларның каралу нәтиҗәләре тикшерелгән. Аларның 12 сенә аерым мотивлар буенча үтәүдән баш тартылды дип белдерелгән булган. Тикшерә торгач, моның хакыйкатьтән ерак булуы ачыкланган. Моңа үтәлешкә контроль җитмәү яисә заявканы бер инстанциядән икенчесенә “төртеп” йөртү сәбәп булган.

Сария Сабурская белдергәнчә, проблеманы тиешенчә хәл итеп бетерми торып заявканы ябу очраклары да контроль җитмәүдән килә. Киңәшмәдә каралган 12 заявканың барысы да яңадан башкаруга алынган. “Алга таба планлаштырылган рәвештә һәм ниндидер мотивлар буенча үтәүдән баш тартылган заявкалар төп игътибар үзәгенә алыначак”, -диде ул. 

“Халык контроле”нең кураторы заявкаларны карауның сыйфатына контрольне арттыру максатыннан аерым чаралар күрергә тәкъдим итә. Беренчедән, заявкаларны тиешенчә карамаган структураларны, җаваплы затларны тикшерү органнары катнашында узачак ачык ведомствоара комиссия утырышына чакырырга кирәк. Мондый утырышларны айга кимендә бер тапкыр уздырырга тәкъдим ителә. Завкаларның язмышын хәл итү буенча җаваплы модераторлар – министрлык-ведомстволарның, муниципалитетларның эш нәтиҗәләре ай саен игълан ителеп барылачак. Аларның эшчәнлеген тагын да яхшырту максатыннан, заявкалар белән иң яхшы һәм начар эшләүчеләрне ачыклау буенча ел саен бәйге уздыру да тәкъдим ителә.

Ә бүген гражданнар бәяләвенчә, “Халык контроле”ндә иң яхшы эшләүчеләр исемлегенә кандидатлар – Сәнәгать һәм сәүдә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыклары, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Югары Ослан муниципаль районнары. Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, шулай ук Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Лениногорск муниципаль районы исә гражданнар фикеренчә, заявкалар буенча иң күп сыйфатсыз карарлар кабул итүчеләр исемлегендә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International