Журналистлар игътибарына

2013 елның 23 августы, җомга

2013 елның 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Мәскәүнең “Крокус Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Ачык инновацияләр” дигән II халыкара инновацион үсеш форумы узачак. Иннополис быелгы форумның рәсми партнеры булачак.

“Ачык инновацияләр” җыены – инновацияләр өлкәсендә яңа технологияләргә һәм халыкара кооперация перспективаларына багышланган глобаль дискуссияләр мәйданы. Быелгы форумның үзәк темасы “Алдынгы технологияләр: киләчәк архитекторлары глобаль базарларны үзгәртә” дип атала. 


Спикерлар арасында космик туризм буенча дөньяда беренче Space Adventures предприятиесен гамәлгә куючы, Singularity University га нигез салучыларның берсе Питер Диамандисны, Mobilium Global компаниясенә нигез салучыларның берсе, генераль директор Ральф Саймоннны һ.б. күреп булачак. 


Быелгы форумда ил һәм дөнья масштабында инновацион инфраструктураны формалаштыру, яңа материаллар төзү өлкәсендә глобаль трендлар хакында сүз барачак, югары технологияләр базарына венчур инвестицияләре салу тәҗрибәсе хакында фикер алышу узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International