Бүген Казан ИТ-паркында Татарстанның мәктәп тьюторлары белән җыелыш узды. Аларга электрон журналлар алып бару, билге кую һәм башка уңайлыклар турында сөйләделәр.
Тьюторлар алдында “Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге”нең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул яңа уку ел башлануы белән котлап, укытучылар өчен электрон системаның яңа мөмкинлекләре турында сөйләде. “Бүген без мәктәпләрдә электрон документәйләнешне аңлаешлы итәр өчен тырышабыз. Яңалыклар укытучының эшчәнлеген җиңеләйтәчәк. Шулай итеп, 15 сентябрьгә кадәр без тулысынча яңа электрон докуменәйләнеше системасына күчергә әзерләнәбез. Ел әйләнәсендә кәгазь боерыклардан тулысынча баш тартып булыр, дигәнгә ышанабыз. Уку елының беренче яртыеллыгында уку йортларының директорлары өчен электрон имза кертү планлаштырыла”, - диде Татьяна Камалетдинова.
Татьяна Камалетдиновадан соң тьюторларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләр үсеше бүлегенең җитәкчесе Надежда Сулимова чыгыш ясады. Аның билгеләвенчә, Татарстанда электрон мәктәп журналларын кертү уңышлы бара. Тик шуңа карамастан Казанның кайбер районнарында һәм аерым мәктәпләрендә төрле сораулар бар.”Электрон журналлар белән проблема Баулы, Минзәлә, Сарман һәм Ютазы районнарында бар. Алга таба әлеге проблемалар чишелмәсә, әлеге районнар буенча җаваплыларга җәза бирәсе була”, диде Надежда Сулимова.Чыгышының нәтиҗәсенә ул Татарстанда IT-чемпион бәйгесе дәвам итә, һәм киләсе нәтиҗәләр сентябрь аенда булачак диде.