Чаллы IT-паркына бер ел тула

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

25 августта Казан IT-паркының Чаллыда мәйданы ачылуга бер ел тула. Бүгенге көндә 73 резидент-компанияне сыендырган Чаллы мәйданы Кама аръягы төбәгенең мәгълүмат технологияләре индустриясен тарту үзәге булып санала.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, биредәге бизнес-инкубаторда беренче проектларның инкубация чоры инде тәмамланган. Тәүге нәтиҗәләр 23 августта - Чаллы IT-мәйданына бер ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында игълан ителәчәк. “Ачык ишекләр көне” форматында узачак бәйрәм программасына шулай ук IT-парк җитәкчелеге катнашында матбугат очрашуы, әйдәп баручы экспертлар катнашында мастер-класслар, тренинглар һ.б. чаралар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International