Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша “Казан шәһәрендә төзүгә рөхсәт алуга гариза бирү” хезмәте эшли башлады.
Портал аша юридик һәм физик затлар капиталь төзү объектларын реконстукцияләү һәм төзүгә гариза бирү, шулай ук индивидуаль торак объектын реконстукцияләүгә гариза биреп була.
Әлеге хезмәтне кулланыр өчен, гаризаның бланкын йөкләп алып, аны тутырырга кирәк. Шулай ук кирәкле документларны сканлаштырырып, Казан шәһәренең башкаручы комитетының шәһәр буенча төзүгә рөхсәт бирү идарәсенә Портал аша юлларга кирәк.
Идарәнең белгечләре гаризаның дөрес тутырылганын, барлык кирәкле документларның булуын тикшерәчәк. Тикшерү нәтиҗәсен гариза язучыга Портал аша хәбәр итәчәкләр.
Төзүгә рөхсәт бирү/бирмәүгә җавап 10 көн эчендә киләчәк.
Шулай ук, Портал аша төзүгә рөхсәт бирүгә алдан бирелгән гаризаның статусын карап була. Моның өчен гариза бирелгән район яисә шәһәрне сайлап, гаризаның теркәү номерын күрсәтергә кирәк. Мәгълүматларны керткәч гаризаның статусы турында белешмә чыгачак.