«Электрон мәктәп - 2013» онлайн-аудитория өчен дә ачык була

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

16-17 сентябрь көннәрендә Казанда икенче халыкара “Электрон мәктәп – 2013” конференциясе узачак. Конференция Татарстан Респубикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Intel корпорациясе белән берлектә оештырыла. Конференциядә төрле илләрдән килгән экспертлар дөнья күләмендә мәгариф системасындагы актуаль трендлар белән таныштырачаклар. Алар шулай ук мәктәпләргә  укыту системасына  теехнологияләр кертү нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр.

“Электрон мәктәп – 2013” конференциясендә халыкара һәм Россия хакимияте органнары вәкилләре катнашачак. Алар арасында Intel корпорациясенең  вице-президенты  Джон Дэйвис (John E. Davies), Бөекбританиянең Мәгариф департаментында мәгълүматлаштыру башлыгы Дуг Браун (Doug Brown)  һәм  Кореядәге Ханянг Университетының мәгариф технологияләр институты җитәкчесе профессор Сунгхо Квон (Dr. Sungho Kwon).

Чарага кызыксыну зур булу сәбәпле, “Электрон мәктәп-2013” он-лайн аудитория өчен дә ачык. Конференцияне оештыручылар катнашырга теләүчеләргә дистанцион режимда катнашу мөмкинлеге тудыра.

 5 августтан башлап конференциянең рәсми сайтында http://эл-школа-тат.рф/ киләсе вакыйгаларга  теркәлү ачык:

2-13 сентябрь «Образовательная галактика Intel®» (http://edugalaxy.intel.ru/) сайтында  «Траектория роста. От обычной школы к школе компетенций» дискуссия уза.

16 сентябрь -  конференциянең беренче көненең онлайн-трансляциясе узачак.

17 сентябрь -  «Комплексный подход к внедрению образовательных программ Intel® в ИОС школы» вебинары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International