2013 елның 1 августына ведомстволар ара электрон бәйләнеш региональ системасы аша 226 мең мөрәҗәгать җибәрелгән. Система эшләгән -13 ай эчендә аңа 3 380 кулланучы тоташкан. Бу Татарстан буенча дәүләт органнары һәм урынлы үзидарә органнарының 100% тәшкил итүне аңлата.
Бу елның июль аенда Татарстанда “112” экстрен-оператив хезмәтләр номерына ярдәм турында сорап 44 мең шалтырату һәм 2 меңнән артык смс-хәбәр килгән.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына чиратны күзәтеп бару җиңеләйде. Шәхси кабинетның төп битендә махсус информер аша балалар бакчасына чираттагы урынны карап була. Гаризәнең статусын тикшерер өчен баланың туу турында таныклыгының сериясен һәм номерын яки Портал аша бирелгән гаризәнең номерын кертергә кирәк.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында дәүләт граждан хезмәтләр өчен вакант урыннар бар.
Җәй башыннан бирле 37 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр счетлары 77 млн.сумга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша түләнгән. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен 107 меңнән артык штрафлар түләнгән, һәм 6 меңнән артык мәктәпкә кадәр укыту учреждениеләренә түләү башкарылган.
Узган бер атна вакыт эчендә (18-25 июль аралыгында) IT-чемпион республика конкурсында катнашучылар саны 3 меңгә арткан. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында укучыларның логиннары сакланган шәхси кабинетлар саны 3976 га арткан, тагын 3420 кеше яңа кабинетлар булдырган.
Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле, аңа 11 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 213 мең татарстанлы башкаларның заявкасына теләктәшлек белдереп, ведомстволар карарларына бәя биргән.
Узган атнада Казанда XXVII дөньякүләм җәйге Универсиада тәмамланды. Аны үткәрер өчен 92 мең катнашучы һәм 2 мең тирәсе оешма аккредацияләнгән булган. Аккредитация системасы базасында 16 меңнән артык Россиягә визасыз керүгә таныклык чыгарылган.
RealSpeaker Lab лабораториясе проекты LG компаниясен кызыксындырган. Әлеге проект илдә иң беренче сөйләмне төгәл итеп танучы, һәм ул шул ук вакытта тавышның дулкыннарын һәм иренннәрнең хәрәкәтен эшкәртүче проект булып тора. 8 июльдә компанияләр арасында хезмәттәшлек килешүе төзелә.