ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша балалар бакчасындагы чиратны күзәтү җиңеләйде

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына чиратны күзәтеп бару җиңеләйде. Шәхси кабинетның төп битендә махсус информер аша балалар бакчасына чираттагы урынны карап була. Гаризәнең статусын тикшерер өчен баланың туу турында таныклыгының сериясен һәм номерын яки Портал аша бирелгән гаризәнең номерын кертергә кирәк.

Шәхси кабинетына балалар турында мәгълүматлары тутырылган кулланучыларда әлеге информер автоматик рәвештә чыгачак.

Балалар бакчасына чираттары урынны шулай ук iOS һәм Android җиһазлары өчен “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша да тикшереп була.

Бу елның гыйнвареннән июненә кадәр балалар бакчасына чиратны 1 млн артык тапкыр тикшергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, системада чиратны билгеләгәндә гаризә биргән дата һәм баланың яше карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International