Июль аенда “112” экстрен-оператив хезмәтләр номеры 46 меңнән артык шалтырату кабул иткән

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бу елның июль аенда Татарстанда  “112” экстрен-оператив хезмәтләр номерына ярдәм турында сорап 44 мең шалтырату һәм 2 меңнән артык смс-хәбәр килгән.

Экстрен шалтыратуларның 31% сәламәтлек начару белән бәйле, 27% шалтыратулар – юл һәлакәтләре һәм җәмәгатьтәртибен бозу белән бәйле.

Бер ай эчедә 13 мең һәлакәт карточкасы ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International