2013 елның 1 августына ведомстволар ара электрон бәйләнеш региональ системасы аша 226 мең мөрәҗәгать җибәрелгән. Система эшләгән -13 ай эчендә аңа 3 380 кулланучы тоташкан. Бу Татарстан буенча дәүләт органнары һәм урынлы үзидарә органнарының 100% тәшкил итүне аңлата.
Ведомстволар ара электрон бәйләнеш системасы аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндән төрле ведомстволар аша йөгерү күпкә кими. Мәгълүматлар белән алмашыр өчен ведомстволарга барлыгы 5 көн кирәк.
Система аша мөрәҗәгатьләрнең 60 төрен җибәреп була, шул исәптән региональ һәм федераль хакимият органнарына да.
“Система эшләгән дәвердә гади гражданнар тормышы җиңеләйде. Алар хәзер төрле справкалар артыннан йөгереп йөрмиләр. Аларга Росреестр, Кадастр палатасы, Исполкомнарга барыр өчен эштән сорап китәргә, бөкеләрдә торырга кирәкми. Икенчедән, республика халкы справка алганда дәүләт пошлиналарын түләүдән азат ителә. Система эшләгән дәвердә халыкның 120 млн.сумга гаилә бюджетын сакланган”, - ди ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Чиновникларны әлеге система буенча эшләрен тикшерер өчен 5-114-115 номеры аша шалтыратулар номерында махсус линия дә ачылды.