Бүген Казан ИТ-паркында Белгород өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Валерий Скруг һәм аның Татарстандагы коллегасы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев булды.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышы узды. Коллегиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген ИТ-паркта “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” компаниясе һәм “Татэнгергосбыт” ААҖы Казан ИТ-паркының Дата-үзәгендә мәгълүмати системалар урнаштыру хакында килешүгә кул куйды.
Югары сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары онлайн режимда программалаштыру телләрен өйрәнә алачак. Мондый мөмкинлекне Acodemy проекты –төрле телләрдә программалаштыру үзләштерергә теләүчеләр өчен Россиядә беренче виртуаль сервис бирә. Узган елның декабрь аенда булган бәйгедә бу проект Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының турыдан-туры эшләүче резиденты статусын алган иде.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2013 елның 15 гыйнварыннан Яшел Үзән районында өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрешне автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу пилот проектын эшләтеп җибәрде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Волгоград өлкәсе Губернаторы Сергей Боженов Казан ИТ-паркында булды. ИТ-паркка шулай ук зур делегация килде: Волгоград өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнир Шабанов, Матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, Икътисад, чит илләр белән бәйләнеш һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм Дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева.
Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторына сайлап алу өчен заявкалар кабул итү ел әйләнәсе барачак. Бу хакта бүген “Югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” компаниясе директоры Динар Насыйров хәбәр итте.
Бүген ИТ-паркта Премьер-министр Илдар Халиков “ГЛОНАСС +112” бердәм системасы эше хакында киңәшмә уздырды. Транспорт чаралары мониторингын бу системада башкару мәсьәләләрен ТР Премьер-министр урынбасары.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына ашыгыч рәвештә белгечләр кирәк: - икътисади үсеш һәм индикатив идарә бүлеге башлыгы. Квалификация таләпләре:югары профессиональ белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән группа вазыйфаларында ике елдан да ким булмаган дәүләт стажы яки белгечлеге буенча өч елдан да ким булмаган стаж
Февраль аеннан Татарстанда яшәүче яшь парлар никах теркәү өчен ЗАГС гаризаларын универсаль электрон карталар (УЭК) аша электрон рәвештә имзалый алачак.