Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ачык вакансияләр бар

2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына ашыгыч рәвештә белгечләр кирәк:

- икътисади үсеш һәм индикатив идарә бүлеге башлыгы. Квалификация таләпләре:югары профессиональ белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән группа вазыйфаларында ике елдан да ким булмаган дәүләт стажы яки белгечлеге буенча өч елдан да ким булмаган стаж;

-дәүләт заказы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе һәм дәүләт заказы бүлеге әйдәп баручы консультанты. Квалификация таләпләре:югары профессиональ белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркемендә бер елдан да ким булмаган дәүләт стажы яки белгечлеге буенча ике елдан да ким булмаган стаж.

Киңрәк мәгълүмат  221-19-55, 231-77-91  телефоннары аша яисә   Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт адресы  буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International