Бүген ИТ-паркта Премьер-министр Илдар Халиков “ГЛОНАСС +112” бердәм системасы эше хакында киңәшмә уздырды. Транспорт чаралары мониторингын бу системада башкару мәсьәләләрен ТР Премьер-министр урынбасары, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, Сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин һәм ТР буенча җәмәгать тынычлыгын саклау полициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов тикшерде.
Хәзер “ГЛОНАСС+112” системасында мәктәп автобуслары мониторинг уза, бу автобусларның юл һәлакәтләренә очрамавы башлыча шуңа бәйле. 3 министрлык транспорт чаралары мониторингын һәрберсе аерым, үзләренең мәгълүмат системалары аша алып бара.
Татарстанда 10944 транспорт берәмлеге мониторингка керергә тиеш, дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов. Хәзер “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасына 3125 транспорт берәмлегенең 28 проценты тоташкан, тагын 1468 е тоташтыру мөмкинлегендә. 2013 елда ТР бюджетында ГЛОНАСС трекерлары белән тагын 679 авторанспорт берәмлеген җиһазландыру каралган. “Трекерлар бүген барлык мәктәп автобусларында бар, Эчке эшләр министрлыгы транспортында 100% , Сәламәтлек саклау министрлыгы транспортында 98%, Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык итү идарәсе автомобильләрендә 80% һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы транспорт чараларында 48% ”, - дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.
2012 елда “ГЛОНАСС+112” мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү үзәгенә 564 256 хәбәр килде, бу 2011 ел белән чагыштырганда 1,2 тапкыр күбрәк, диде Рафис Хәбибуллин. Бу үзәктә министрлык белгечләре эшли, гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле ашыгыч ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. “112” номерына килгән барысы 150674 мәрәҗәгать кенә гадәттән тыш хезмәтләргә юлланган, калганнары башка профильдә булган.
Иң тыгыз вакытларда үзәккә минутына 175 шалтырату була. Һәр шалтыратуны кабул итү уртача 3 минутка сузыла. Уртача алганда абонент оператор җавабын 1 минут көтә, оператор шалтыратуны 1,5 минут эшкәртә. Мөрәҗәгатьләр саны артып тору сәбәпле,Рафис Хәбибуллин 253 кеше эшли торган бердәм дежур-диспетчер хезмәте төзергә тәкъдим итте.