Февраль аеннан Татарстанда яшәүче яшь парлар никах теркәү өчен ЗАГС гаризаларын универсаль электрон карталар (УЭК) аша электрон рәвештә имзалый алачак.
Элегрәк ТР дәүләт хезмәтләре порталында татарстанлыларның никах теркәү вакытын алдан билгеләргә һәм гариза бирергә чиратка язылырга мөмкинлекләре бар иде. Хәзер бу төр хезмәт тулысынча электронлаштырылды.Яшьләргә ЗАГС ка тиешле вакытка килергә генә кала.
УЭКта электрон цифрлы имза булдыру бу хезмәтне тулысынча электрон рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә.
Белешмә өчен: Татарстанда яңа өйләнешүчеләрнең якынча 90 проценты никах ттеркәү вакытын электрон рәвештә билгели. ЗАГС хезмәте uslugi.tatarstan.ru порталында иң популяр хезмәтләрдән санала.