Google компаниясе шушы көннәрдә Казанда үткәрелгән “Google белән алга!” программасы кысаларында Иннополис Университеты вәкилләрен робототехниканы укыту буенча түгәрәк өстәлгә чакырды. Иннополис Университеты партнерлары - Carnegie Mellon University (АКШ) һәм Mezon.ru компанияләр группасы - булган чара Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә үткәрелде. Очрашуда 20дән артык белгеч катнашты.
Халыкара өлкәннәр көнен бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында да билгеләп үттеләр. Элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе ветераннары өчен тантаналы концерт оештырылган иде. Шулай ук һәр теләгән кеше илнең теләсә кайсы почмагына бушлай шалтырата ала иде.
2013 елның 1 октябреннән Казан ИТ-паркында Google компаниясе беренче тапкыр робототехник буенча фестиваль үткәрәчәк. Әлеге чара кысаларында Google Rise Awards 2013 лауреаты - “СкретчДуино” проекты тәкъдим ителәчәк. Әлеге проект – программалаштыруга өйрәтүче конструктор.
Бәйгенең “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү” дигән иҗади номинациясендә катнашып, укучылар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә.Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк (“Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотиб”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “Иң яхшы мобиль кушымта”, “Интернет-кушымта”). Иҗади номинациягә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә “Татарстан, алга!” программасы старт алачак. Бу «Google белән алга» масштаб мәгариф инициативасының беренче этабы. Ул Россия төбәкләрендә Интернет-технологияләр үстерүгә юнәлгән. 1нән 13нче октябрьгә кадәр Казанда бизнес-семинарлар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләр, мәгариф өлкәсендәге белгечләр өчен махсус программалар һәм разработчиклар өчен конференцияләр узачак.
Без Сезне 3 октябрьдә узачак “Татарстан, алга!” программасының тантаналы ачылышы чарасына чакырабыз. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Google оешмасының генераль директоры Юлия Соловьева, федераль хөкүмәт органнары һәм хакимият вәкилләре катнашачак. Чара ИТ-паркта сәгать 10:00 узачак. Теркәлү 9:00 сәгатьтә башланачак.
26-28 сентябрь көннәрендә Татарстаннан делегация республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Сочи-2013” XII Халыкара инвестицион форумда катнаша.Делегация состасында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зәрипов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, берничә министрлык һәм ведомстволар, финанс һәм банк оешмалары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнаша.
Бүген Казанда Россия-Кытай Комиссиясенең XII элемтә һәм мәгълүмати технологияләр подкомиссиясе үз эшен тәмамлады. Подкомиссиянең рәисе – РФ элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексй Волин һәм Кытай республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Шана Бина.
Форум кысаларындагы махсус чараны Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Максаты: чит ил инвесторларына Татарстан потенциалын тәкъдир итү. Очрашуның модераторы - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләрне этәрү башлыгы Вайетт Форд.
23-25 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республикадан рәсми делегация вәкиле буларак Россия-Сингапур Форумында катнаша.